Тема: Шарт фигыль
Максат:
1.
Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен
һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.
2.
Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.
3.
Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.
Җиһазлау: Шарт фигыль моделе, туган тел турында мәкальләр, шигырьләрдән
өзекләр, тестлар.
Материал: дәреслек, интерактив такта, презентация.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик
халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз.
Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?
Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа
материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз. Дәфтәрләрегезне
дәрес ахырында гына җыеп алып, билге куячакмын.
3. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру
Укучылар, без сезнең белән нинди фигыль
төркемчәләрен өйрәндек? (хикәя, боерык)
Затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? (шарт фигыль)
Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән
тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе – шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе,
ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.
Тактадагы мәкальләргә игътибар итик.
Ат
ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.
Сүз
сөйләсәң, уйлап сөйлә.
Мәкальләр нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)
Әлеге мәкальләрдән фигыльләрне табабыз
(ычкынса, тотылыр, ычкынса, тотылмас, сөйләсәң,
уйлап сөйлә)
Хикәя фигыльләрне аерып алыйк. (тотылыр, тотылмас)
Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз
(киләчәк заманда, билгесез, барлыкта һәм юклыкта,
төшем юнәлешендә).
Боерык фигыль кайда? (Сөйлә)
Тагын нинди фигыльләр калды? (ычкынса, сөйләсәң, уйлап)
Кайсы фигыль артык? (Уйлап)
Ни өчен? (ничек? соравына җавап бирә, хәл фигыль)
Калган фигыльләр нинди сорауга җавап
бирә? (нишләсә?) Болар нинди төркемчәгә
карарлар икән? (шарт фигыль) Зат-санын
әйтеп карыйк әле. (ычкынса – 3 зат, берлек
сан, сөйләсәң – 2 зат, берлек сан)
Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (ычкынса тотылыр, ычкынса тотылмас,
сөйләсәң, уйлап сөйлә)
Нинди җөмлә кисәге була? (хәл)
Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк
(ычкынса – ычкынмаса, сөйләсәң –сөйләмәсәң)
Нәтиҗә ясыйк.
Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән
аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә?
соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.
Тагын бер мәкаль карыйк.
Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.
Шарт фигыльне табып, сорау куеп карыйбыз
(нишләсәң дә?)
Бирелгән модель буенча шарт фигыльгә
характеристика биреп карыйк.
Дәфтәрләрне
ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз.
Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән
төрләндереп карыйк. (берничә укучы тактада
эшли)
Кайтса,
алса.
Тыңласа
да, укыса да.
Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.
Физкульминутка:
Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт
фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып
кына торабыз.
Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә,
чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.
4. Белем һәм күнекмәләрне
ныгыту.
Юеш кием белән ..., суык тия. Телевизорны
күп ..., баш авырта. Тырышып ..., күп беләсең. Йокыдан вакытында ...., мәктәпкә
соңга калмыйсың. ..., укытучыдан сора.
Дәреслектән
күнегү эшләү.
142 нче күнегү, 80 нче бит.
Күнегүне рольләргә бүлеп уку. Фикер
алышу. Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның
җавапларын тыңлау.)
Алдан эшен тәмамлаган укучылар фигыльләргә
морфологик анализ ясый.
Укысам да, уйласаң, эшләшсә
(Укучыларның җавапларын тыңлау)
Сайланма
диктант
Мин укыган шигырьләрдән шарт фигыльләрне
генә язарга.
1.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң
ана телен. (М.Аитова)
2. Әгәр мин, телем югалтсам,
Нәрсәм кала, нием бар? (Г.Саттар-Мулилле)
3. Туган телдә бер сүз ишетсәм дә,
Шул моң миндә кинәт яңара. (Ф.Сафин)
4. Төрки тел-ерак гасыр,
Чишмә башына килсәң.
Зур бәхет һәм ләззәт ул
Татарча сөйли белсәң. (Г.Саттар-Мулилле)
5. Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар. (Р.Вәлиев)
6. Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк
тә гәрчә кыен чак –
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак. (Х.Әюп)
7. Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә –
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
Матур итеп туган телеңдә. (Р.Фәйзуллин)
8. Иренмә син, туган, туган телнең
Асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
Хәзинәңне әзер басарга. (Р.Фәйзуллин)
5.
Дәресне йомгаклау.
Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә
нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Экранда бирелгән
фигыльләрнең грамматик
категорияләрен билгеләргә кирәк:
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы,
язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.
Һәр укучы берәр фигыль турында сөйли.
Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, бүгенге
эшләрен тикшереп билге куела.
6.
Өй эше:
1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр
дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.
2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып
килергә.
3)
143 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызарга.

Молодец Виктория!!!Блогын бик кызыклы булган!!!Миңа ошады)
ОтветитьУдалитьрәхмәт)))
Удалить